Республикабызның киң җәмәгатчелеге татар музыкасы классигы, Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге республика премиясе лауреаты Ренат Еникеевны да соңгы юлга озатты. Озату мәрасиме Татарстан композиторлар берлегендә узды.
Татарстан композиторлар берлеге рәисе урынбасары Резидә Әхиярова Ренат Еникеев иҗаты турында монография бастырып чыгару кирәклеген әйтте. Композитор яшәгән йортта мемориаль такта куярга тәкъдим итте. Аның исемен йөрткән урам булу мөмкинлеген дә искәртте.