Чаллының тантаналар сараенда 50 ел бергә һәм аннан да күбрәк яшәгән парларны хөрмәтләделәр. Быел шәһәрдә 13 пар алтын һәм бриллиант туйларын билгеләп үтә. Бердәм, тату гаиләдә бәхетле пар канатлар булып яшәүнең сере нәрсәдә? Бу турыда Лилия Гатина репортажында.
Фәрбизә һәм Әмир Хәлимовлар Норлат районында туганнар. Яшьләр мәктәп елларында таныша. Егет 3 ел армиядә хезмәт иткәч, туй ясыйлар. Шул көннән бирле Хәлимовлар гаиләсе 50 ел бергә яши.
Быел юбилярлар парадында 13 гаилә катнашты, аларның 12се алтын, ә бер пар брильянт туйларын билгеләп үтә. һәр гаиләгә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Тантаналар сарае хезмәткәрләре юбилярларга истәлеккә портретлар әзерләгән иде.