Галимҗан Ибраһимов әсәрләренең унбиш томлык тупланмасының 6-10 томнарында хезмәтләрнең барысы да цензурасыз урнаштырылган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә филология фәннәре докторы, академик Дания Заһидуллина сөйләде. Яңа басмаларның беренче биш томы 2018 елда нәшер ителгән иде. Ә алтыдан башлап унынчы томнарга язучының әдәбият, сәнгать, тел белеме буенча хезмәтләре кергән. Яңа басмадагы текстлар кыскартуларсыз, тулы аңлатмалар белән бирелгән. ТАССР төзелүнең 100 еллыгы алдыннан дөнья күргән күп томлык басма милли тел һәм әдәбият язмышына битараф булмаган һәркем өчен кызыклы һәм файдалы булачак. Галимҗан Ибраһимовның хезмәтләренең 11 нче 15 нче томнардан торган басмалары 2021 елда дөнья күрәчәк. Аларда тарихи, публицистик хезмәтләр, хатлар, документлар урын алачак.