Иннополис Стартап-тур уза торган ун шәһәр арасында алтынчысы булды. Биредә Бөтенроссия конкурсының төбәк этабында катнашучылар үз фикерләрен һәм проектларын тәкъдим итте. Ә алдарак хакимият, бизнес һәм фән вәкилләре цифрлы икътисадка күчү турында фикер алышкан иде.
Конкурска бөтен Россиядән 97 гариза кергән. Проектларның яртысы диярлек-Татарстаннан. Бу республикада технологик эшмәкәрлекне үстерүгә зур игътибар бирелүе турында сөйли.
ТР Дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Радик Гыйсмәтов: » Без бирегә цифрлы үсеш белән шөгыльләнә торган учреждениеләр вәкилләрен җыйдык. Бу безгә цифрлы дәүләт идарәсен гамәлгә кертү, цифрлы технологияләр куллану мәсьәләләренә игътибар бирергә генә түгел, ә шул ук вакытта кешеләрне бергә тупларга да мөмкинлек бирә.»
Стартаплар конкурсы-Россиядә һәм Бәйсез Дәүләтләр берлеге илләрендә иң масштаблы проект. Тугыз ел эчендә ул 95 шәһәрдә узды, экспертлар 15 меңнән артык заявканы карады. Конкурсның төп максаты-перспективалы инновацион проектларны ачыклау. Быел стартаплар конкурсы өч юнәлеш: медицина һәм авыл хуҗалыгында биотехнологияләр, мәгълүмати технологияләр, индустриаль һәм энергетика технологияләре буенча уза.
Пекка Вильякайнен «Сколково» фондының Директорлар советы рәисе киңәшчесе:» минем берничә компания үрнәкләрен генә түгел, ә бизнеста тулаем нәтиҗәле эшәүчеләрне күрәсем килә. Кагыйдә буларак, алар төрле тармакларда һәм өлкәләрдә мәгълүмати технологияләрне кулланалар. Әлеге хезмәт нәтиҗәсендә йөзләгән мең эш урыны булдырыла.»
Җиңүче 300 мең сум акчалата бүләк һәм технологик эшмәкәрлек конкурсының ярымфиналына юллама алачак. Иң яхшы проектлар өчен өчен ике миллион сум акча биреләчәк.
Фәнис Мөхәммәтов, Ралина Абрамова, Ленар Хәбибуллин.