2019 елның май аенда “Калеб” яңа буын җыены, яшь башкаручыларны, шагыйрь һәм композиторларны берләштергән “Безнең җыр” лабораториясен башлап җибәргән иде. Мәдәният белгечләре, журналистлар, киң җәмәгатьчелек вәкиллләре катнашында эстраданың хәзерге торышына багышланган түгәрәк өстәл янында зур сөйләшү үтте, киләчәккә эш юнәлеше билгеләнде.
Алга таба катнашучылар җыр сәнгате өлкәсендә иҗат иткән шагыйрьләр, композиторлар белән аралашты, Разил Вәлиев, Резеда Әхиярова кебек олпат сәнгатькәрләребез яшьләргә үз киңәшләрен бирде. Лабораториянең җырлар язу өлеше җәй айларында – ике этапта үтте. Шул вакытта язылган 30 җырдан экспертлар 19 җырны сайлап алды, ә бер җыр интертат.ру сайтында тавыш бирү юлы белән билгеләнде.
“Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясе “Безнең җыр” лабораториясенең гала-концертын оештыруга багышланды. Ул ТАССРның 100 еллыгына багышлана. Концерт 14 апрельдә Татар Дәүләт филармониясе залында үтәчәк.