Безнең телерадиокомпания Русфонд хәйрия җәмгыяте белән берлектә авыру балаларга булышу проектын дәвам итә. Бүген Саша Николаеваның авыру тарихы. Ул сирәк очрый торган генетик авыру авыру –лейкодистрофиядән интегә. Кызга кыйммәтле дәвалау курсын узарга кирәк. Сашага ярдәм итү өчен 5542 номерына ДЕТИ сүзен язып, смс хәбәр җибәрергә кирәк. Бер хәбәрнең бәясе 75 сум.
Әни-Саша җиңел әйткән бердәнбер сүз. Әнисе кызына карап, ул сәламәт һәм бәхетле булсын өчен тауларны да күчерергә әзер.
Тик әлегә дүрт яшьлек Саша Николаеваның хәрәкәтләре сүлпән. Ике ел элек кыз-кинәт тотлыгып кала. сүзләрне оныта башлаган. Барысын да борчуга салган. Нәнин кызга сирәк очрый торган метахроматик лейкодистрофия диагнозын куялар. Бала шушы чирдән җәфа чигә, йөрүдән, сөйләшүдән туктый, сулыш алуы авырлаша. Туганнары авыруга бергәләп каршы торалар.
Израильнең Хадасс клиникасында кызга сөяк миен күчереп утырту җиңел булмый. Бик авыр чакта гаиләгә безнең телерадиокомпрания, Русфонд, Израильнең MD TERRA фонды ярдәмгә килде. Операциядән соң, кызныә хәле яхшыра башлый. Тик рәхимсез аврыру бирешми. Кызның үзәк нерв системасы яңадан торгызыла, тик тулаем хәлендә җиңеллек күзәтелми.
Хадасс клиникасының педиатрия бүлеге мөдире (Иерусалим, Израиль) Ирина Зайдман:
«Ике ел элек бездә дәваланган бер пациентка иммуноглобулин препараты бирелә башлады, шуннан соң берничә ай үткәч, аның хәле яхшырды. Без бу очракта та шушы препаратны кулланырга киңәш итәбез, файдасы булыр дигән ышаныч зур»
Сашага Мәскәүдәге «Хадасса Медикал Сколково» медицина үзәге клиникасында генетик анализ ясарга һәм препарат сатып алырга кирәк. Бер елга 830 мең 704 сумлык дару кирәк. Әлегә әти-әнисе даруны үзләре сатып алган. Бу төнге өянәкләрне туктатырга булышкан, хәрәкәтләрнең координациясен яхшырткан. Дәвалауны туктатырга ярамый, югыйсә бөтен тырышлык юкка чыгачак.
Саша Николаеваның әнисе Әнисә Николаева « безгә сезнен ярдәм бик кирәк, дәвалауны дәвам итәргә иде, иммуноглобулин сатып алырга булышсагыз иде.»
Кызга 5542 номерына ДЕТИ сүзе белән смс җибәреп ярдәм итәргә мөмкин. Бер хәбәрнең бәясе 75 сум. Күбрәк өлеш кертергә теләүчеләргә тулырак мәгълүмат безнең телерадиокомпания һәм Русфонд сайтларында белергә мөмкин.
Инна Данилова.