Татарстанда коррупциягә каршы 1 Бөтенроссия яшьләр форумы узачак. Ул Россиядә яшьләр арасында коррупция проблемасын бергәләп хәл итүнең башлангыч ноктасы булачак, дип аңлаттылар Татар- информда узган матбугат конференциясендә. Форумда катнашу өчен Россиянең 80нән артык субъектыннан 140 вәкил сайланган. Программада коррупциягә каршы тору өлкәсендә иҗтимагый оешмаларның презентацияләре тәкъдим ителәчәк, алга таба тәҗрибә илебезнең башка субъектларына да таратылачак. Форум кысаларында киңәйтелгән пленар утырыш узачак, анда республиканың сәяси һәм җәмәгать эшлеклеләре җыелачак. Форум 12-15 мартта узачак.