Озак еллардан соң Буада кабат тимераякта фигуралы шуу буенча ярышлар уздырыла башлады. «Арктика» боз сараенда узучы әлеге төбәкара ярышларга Казан, Ульян һәм Буа шәһәреннән 70 кә якын 5 яшьтән алып 10 яшькә кадәр булган яшь фигуристлар үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Бу төр спортка битараф булмаган үсмерләрне ярышларга ничек хәзерләнгәнен үз хәбәрчеләребез әзерләгән материалда. Моннан дистә еллар элек нәкъ шушы милли көй астында Тимерхан Хисамов үзе чыгыш ясаган булса, бүген бозда аның 9 яшьлек шәкерте Егор Сысуев. Егор фигуралы шуу белән 4 яшеннән шөгыльләнә. Мондый ярышларда беренче тапкыр гына катнашуы түгел.
Яшь фигуристларның тагы берсе Яна Таһирова. Кыз Ульяновскидан килгән. Фигуралы шуу белән 3 ел шөгыльләнә. Күп тапкыр ярышларда призер һәм җиңүче булган. Ирекле программада чыгыш ясаучы Казан кызы Шакирова Самираны олимпия резервы мәктәбен тәкъдим иткән. Көнгә 3әр сәгать шөгылҗләнә.Бүген ул «Чегән кызы» биюен башкарды.
Фигуралы шуу буенча тренер Тимерхан Хисамов: «Мондый ярышлар безнең боз сарае өчен зур дәрәҗә. Чөнки балалар арасында бу спорт төре белән шөгыльләнүчеләр саны арта. Киләчәктә зур спортта чыгыш ясарлык үсмерләребез булыр дип ышанам.»