“Наз” хәйрия фонды тарафыннан ярдәм иткән гаиләләр саны 1000нән артты дисәк тә ялгышмабыз. Әлеге иҗтимагый оешма сәламәтлеге чикле булучыларга, күп балалы гаиләләргә, гомумән мохтаҗларга һәрдаим ярдәм итә. “Наз” фонды оештырган игелекле чарада хәбәрчебез Мөршидә Җиһан да катнашты.
Әниләр һәм әбиләр өчен үткәрелгән игелекле чара бу юлы Габдулла Кариев исемендәге Яшь тамашачылар театры коллективы белән берлектә оештырылды.
Алар арасында сәламәтлеге чикле балалар тәрбияләүчеләр дә, яисә заман авырлыгына сылтамый өй тутырып бала үстерүчеләр дә бар. Бер очрашу бер гомер, Кайбыч районыннан килгән әниләр һәм Казаннан килгән әбиләр өчен дә ул гомерлек истәлек булып калачак.
Мөршидә Җиһан. Таһир Хәсәнов.