Алар туган телебездә матур итеп җырлый, оста бии һәм шигырьләр укый. Чаллыда «Татар егете-2020» бәйгесенең сайлап алу этабы узды. Бәйге 18нче тапкыр «Шатлык» яшьләр үзәгендә үтте. Татар егете нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеген, Лилия Гатина ачыклады.
Конкурс башланырга санаулы минутлар калып бара, катнашучылар сәхнә артында үз номерларын кабатлый. Инсаф Бикмәтов тумышы белән Балык Бистәсе районыннан. Мондый конкурсларда беренче тапкыр катнаша, шуңа күрә дулкынлану бар, — ди егет.
Катнашучылар үзләре турында сөйләде, осталыкларын күрсәтте. Жюри әгъзәләре сүзләренә караганда, бу бәйге милләтебезнең чын егетләрен ачыкларга, туган телне, мәдәниятне һәм тарихны сакларга ярдәм итә. Татар егете-2020″ конкурсы 18 тапкыр рәттән үткәрелә. Оештыручылар сүзләренә караганда, бәйге елдан-ел Татарстан Республикасының төрле районнарыннан катнашучыларны колачлый.