11-13 март көннәрендә башкалабызның Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында 29нчы «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгате яшьләр фестиваленең шәһәр этабы узачак. Анда 5 яшьтән 21 яшькә кадәр 1000-гә якын яшь башкаручы катнашачак. Район этабының сайлап алу турлары февральдә узды. 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын һәм Татарстан АССР оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итү алдыннан быел хәрби-патриотик һәм гражданлык-патриотик тематикаларны иҗади номерларда куллану хуплана.
Иң яхшы башкаручылар һәм иҗат коллективлары 31-нче мартта Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенең концертлар залында узачак финал гала-концертында катнашу өчен сайлап алыначак.