Бүгенге көндә Россиянең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә 130 дан артык татар милли оешмасы эшли. Мордовия Республикасында гына да өчәү — «Якташлар» милли-мәдәни автономиясе, «Ислам мәдәни үзәге», Мордовия Республикасы татар хатын-кызларының «Чулпан» иҗтимагый оешмасы. Алар бергәләшеп һәрдаим төрле юнәлештәге чаралар үткәрә. Күптән түгел Саранский шәһәрендә “Татар кызы» республика конкурсының сайлап алу туры узды. Мордовиядә яшәүче татар гүзәлләре турында тулырак мәгълүмат махсус хәбәрчеләребез репортажында.
Мөхтәрәм жюри каршына чыккан кызлар, танылган җырчылар, атаклы нәфис сүз осталары да, табаннарыннан ут чыгара торган филармония артистлары да түгел. Алар гап-гади кызлар! Әмма аларның рухлары нык, күңелләре бай.
Саранскида бәйге икенче тапкыр үткәрелә. Быел катнашучыларның географиясе киңәйде. Сайлап алу турына республиканың Саранск, Ләмбрә, Кадошкино, Рузаево, Темниково һәм Кочкурово районнарыннан 18-25 яшьлек кызлар гариза тапшырган. Финалда чыгыш ясау хокукын башлангыч этапларны узган ун кыз гына алачак.
“Татар кызы” бәйгесе күңел ачу өчен генә түгел, ә шушы тамаша аша, татар халкының йөзек кашы, намусы, киләчәге булган хатын- кызларыбызның милли йөзен саклап калу, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны кире кайтару, телебезгә ихтирамлы мөнәсәбәт булдыру, балаларыбызны иманлы итеп тәрбияләү, гаиләләрдә халкыбызның асыл сыйфатларын күрсәтү максаты белән үткәрелә.
«Татар кызы» бәйгесенең сайлап алу турында җиңүче Татар кызы » халыкара конкурсында Мордовия республикасы данын яклаячак. Ләкин аңа кадәр Казанда сайлап алу турын узарга кирәк.
Мөршидә Җиһан, Алия Кәримова, Максим Спиридонов.