«Риф» фирмасы җитәкчесе Рифат Батыров ветеран Гариф Сафиуллинга бүләк ясаган — «Татарстан» ДТРК
ГТРК Татарстан
РУС
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
«Татарстан» ДТРК
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
РУС
Баш бит Сугыш һәм тыл ветераннары

«Риф» фирмасы җитәкчесе Рифат Батыров ветеран Гариф Сафиуллинга бүләк ясаган

10.03.2020

Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршы алырга хәзерләнгән көннәрдә Бөек Ватан сугышы ветераннарына төрлечә ярдәм күрсәтелә. Буа эшмәкәре, «Риф» фирмасы җитәкчесе Рифат Батыров та фронтовик Гариф Сафиуллинга Бөек Җиңүнең 75 еллыгына бүләк ясаган: фатирындагы санузелларны, иске идәннәрне яңага алыштыруда, обойлар ябыштыруда булышкан. Ветеранның яңартылган фатирын безнең иҗат төркеме дә карап кайтты.

 Сугышка чакырылыганда аңа нибары 14 яшь буда. Сталинград сугышында катнаша. Икенче Украина фронтының 674 гаубич артиллерия полкы составында сугыша. Чугуевта танкка каршы минада шартлана, контузия ала. Купянск, Шевченко станциясен, Харьковны азат итә. Украина, Молдавия, Карпат, Румыния, Чехословакияне узган. Сугышын Прагада тәмамлый. 1947 елда демобилизацияләнә, инженер-механик булып хезмәт итә. Кызыл Йолдыз ордены, 2 дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Сталинградны саклаган өчен медаль, Батырлык өчен медаль, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Новости СМИ2

Бөек Ватан сугышы ветераны Гариф Сафиуллин: » Яз көне хәрби комиссариатка киттем. Анда мин беркемне дә белмим. Ник килгәнне сорадылар. Фронтка барасы килүемне әйттем. Син бик яшь дип кире бордылар.Ә мин үз сүземдә нык тордым.»

 Яңа кафель, сантехника, коридорда яңартылган обойлар. Бәйрәм алдыннан булган мондый игътибарга  сугыш ветераны Гариф Сафиуллин сөенеп туя алмый. Санузелда ремонт күптән кирәк иде, ди фронтовик. Санаулы көннәр эчендә барысы да тәртипкә китерелгән.

Бөек Ватан сугышы ветераны Гариф Сафиуллин: «Ремонтны идәннән башладылар. Яңа плиткалар ябыштырдылар. Ванна бүлмәсендә дә зур эш башкарылды. Барысын да  өр-яңаны куйдылар.»

 Йорттагы эшләрне төзүчеләрнең тәҗрибәле бригадасы башкарган. Венера Бабикова штукатур-молярчы. Обойларны да  ябыштыра. Ветеранга ремонт ясарга ярдәм итүләрен сорагач, бу эшкә теләп алына.

Новости СМИ2

 Венера Бабикова: » Миннән ветеранга ярдәм итүемне сорадылар.Мин үз чиратымда бик теләп ризалаштым. Бу бит бик зур ярдәм. Кирәк булса,тагы да киләчәкмен.»

Ветеранның фатирын ремонтлау инициативасы эшмәкәр Рифат Батыровныкы. Ул барлык чыгымнарны үз өстенә алган.

Эшмәкәр Рифат Батыров: » Үзебезнең инициатива буенча сугыш ветераннары фатирында ремонт ясарга булдык. Аның бигрәк тә санузелы начар иде. Кергән җирендә  обойларын да алыштырдык.Ветераннарга ярдәм итү-безнең изге бурыч дңип саныйм.»

Новости СМИ2

Ветеран үзенең хәрби яшьлек еллары һәм ул чорның авырлыклары турында «Форпост» отрядына да сөйләде. Студентлар һәм волонтерлар даими рәвештә фронтовикка булышып торалар.

“Форпост” отрядының  яшьләр белән эшләү белгече Рунизә Сабитова: «Үзәк активистлары бик еш кына ветераннар янында булабыз.Бу безнең бурычыбыз. Без аларны сакларга һәм үөрмәт итәргә тиеш. Аларның чиксез батырлыклары, безгә тыныч тормыш бүләк итүләрен һәр яшь буын белергә һәм хөрмәт итәргә тиеш.»

Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итәргә хәзерләнгәндә райондагы сугы ветераннарына  менә шундый зур бүләкләр ясала.

Ранис Әхмәтшин, Айрат Насруллов.

Бу кызык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
Киләсе яңалык
Яңалыклар (10.02.20)

Яңалыклар (10.03.20)

«Демография» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла

«Демография» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла

«ТАССРның 100 еллыгы» сайтында «Үзеңне республика тарихында тап һәм айфон от» конкурсы старт ала

«ТАССРның 100 еллыгы» сайтында «Үзеңне республика тарихында тап һәм айфон от» конкурсы старт ала

Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024 15:40

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024 15:37

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024 15:20

Рөстәм Миңнеханов Татарстан игенчеләренә лаеклы уңыш өчен рәхмәт белдерде

24.09.2024 15:17

Парламент хәбәрләре

24.09.2024 15:13

Гүзәлия һәм Эльвира Әхмәтованың «Тормыш — могҗиза» дип аталган иҗат кичәсе булды

24.09.2024 15:02
Тагын йөкләү
”Мәскәү- Казан арасы” Татарстанда берьюлы ике федераль трасса участоклары ачылды
Без рубрики

М12 трассасы ачылганнан соң Татарстанда автотуристлар саны 88 процентка арткан

24.09.2024
Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
«Татарстан» ДТРК

16+

Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
Copyright © 2024

«Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе «Россия» Дәүләт Интернет-Каналы (теркәү турында таныклык Эл № ФС 77-59166 22.08.2014 ел, элемтә, мәгълүмәти технологияләр һәм масскакүләм коммуникацияләр өлкәсендә Федераль күзәтчелек хезмәте тарафыннан бирелгән) Учредителе – «Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе» федераль дәүләт унитар предприятиесе Баш мөхәррир - Панина Елена Валерьевна, ДТРК мөхәррире - Гыймалтдинов Фирдүс Салих улы.
  • ДТРК редакциясенең электрон почтасы: vesti@trttv.ru
  • ДТРК редакциясенең телефоннары: 8 (843) 528-25-68
Текст, аудио-, фото- һәм видеоматериалларны теләсә кайчан кулланганда trt-tv.ru сылтамасы мәҗбүри. Текст материалларын интернетта тулысынча яки өлешчә күчереп басканда trt-tv.ru гипер сылтамасы мәҗбүри. 16 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен.
Яндекс.Метрика
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта

© 2024 Государственная телерадиокомпания «Татарстан» 16+