Казанның 11нче гимназиясендә татар халкының тарихына, әдәбиятына мәхәббәт, милли үзаң тәрбияләү буенча күп эшләр башкарыла. Гимназияда узган Мәхмүт Хөсәен исемендәге “Кеше булу – иң зур дәрәҗәм” IV россиякүләм фәнни-гамәли конференция да шуның матур бер мисалы. Конференцияда хәбәрчебез Ләлә Зәйнуллина да катнашты.
Әлеге күләмле чараның нәкъ менә шушы гимназияда узуы бер дә юктан түгел.
Конференциядә катнашучылар 5 юнәлештә эшләде: “Үткен каләм остасы” секциясендә яшь журналистлар көч сынашты.
Балалар хезмәтләрен татар халкының батыр улларын барлау, алар белән горурлану хисләре белән әзерләгәннәр.
Укучылар фәнни эшләр белән беррәттән, үзләрен иҗади яктан да сынап карадылар.
“Җырларында гомер агышы” юнәлешендә М.Хөсәен иҗат иткән җырлар буенча мастер-класс үтте.
Ләлә Зәйнуллина,Таһир Хәсәнов.