Казанда иң тәмле һәм сыйфатлы икмәкне кайда пешерәләр? Күмәч һәм авыл ипиенә дегустация үткәрделәр. Кайсы икмәккә өстенлек бирелде?Хәбәрчебез ачыклады.
Табын түренә иң затлы, иң кадерле ризык – күпереп пешкән күмәч, ипи куелган. Аларны җәмәгать туклануы технологлары, җитештерүчеләр татып карый. Ә экспертлар ашыкмыйча бәя бирә.
Камыр структурасы күп нәрсә турында сөйли. Икмәк пешерү процессы бозылмаса, продуктның сыйфаты да яхшы була. Белгечләр барлык нечкәлекләргә дә аерым игьтибар итәләр. Ипинең тәменә таләпләр каты.
Дегустация залында имтихандагы кебек — экспертлар бер-берсе белән сөйләшмиләр. Барысы да субъектив һәм шул ук вакытта объектив бәяләү өчен. Икмәк-күмәчнең рейтингы сатып алучыларга да мөһим. Сатудагы икмәкнең сыйфатын күз белән генә аеруы кыен.
Батоннан тыш, “Сельский” сортлы ипинең дә сыйфатын тикшерделәр. Ул сатып алучылар арасында иң популяр икмәкнең берсе. Бәяләү чикләре дә башкача.
Барлык шелтә-тәкъдимнәр аерым бланкка җибәрелде, һәр ипигә билгеле санда баллар куелды. Ахырдан җиңүчеләрне ачыкладылар.
Дегустаторлар фикеренчә, иң сыйфатлы һәм тәмле ипи – Казанның өченче икмәк заводында пешерелә. Батон 25 мөмкинлектән 23 балл җыйды. Ә ипинең күрсәткече тагын да югары.
Вадим Струминский, Илдар Галәветдинов.