Без ТАССР төзелү тарихының төп үрләре белән таныштыруны дәвам итәбез. 1978 нче елда Казан Бөтенсоюз социалистик ярышында югары казанышларга ирешкәне өчен күчмә Кызыл байрак белән бүләкләнә. Кино хроника ел язмасы, тарих сәхифәләрен искә төшерергә мөмкинлек бирә.
1978 нче ел. Казан Бөтенсоюз социалистик ярышында югары казанышларга ирешкәне, планнарны үтәүдә нәтиҗәле һәм сыйфатлы эшчәнлеге өчен күчмә Кызыл байрак белән бүләкләнә. Алдагы елда гына да башкалабызда сәүдә үзәге, университетның яңа бинасы, 3 нче транспорт дамбасы, гомуми мәйданы 420 мең квадрат метр булган яңа торак кварталлары торгызыла. Тантаналы җыелышта катнашучылар алдында КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре Фикрәт Табиев чыгыш ясады. Ул шәһәр хезмәтчәннәрен кайнар котлады һәм Татарстан башкаласы вәкилләренә күчмә Кызыл байракны тапшырды.