Алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының сигезенче утырышы 12 мартта узачак. Анда депутатлар пенсионерларга ярдәм күрсәтү һәм социаль яклау чараларын гамәлгә ашыруга бәйле мәсьәләләрне тикшерәчәк. Парламент президиумы утырышында шул хакта билгеле булды. Парламентның көн тәртибенә 12 мәсьәлә кертелгән. Шуларның бишесе – республика закон проекты, берсе — федераль закон проекты. Беренче укылышта «Татарстан Республикасында дәүләт төзелеше эшчәнлеге турында», «Татарстан Республикасында сәнәгать сәясәте турында» һәм «Җир асты байлыклары турында»гы законнарга үзгәрешләр кертүгә кагылышлы өч канун проектын карарга ниятлиләр. Икенче укылышка гамәлдәге республика законнарындагы үзгәрешләргә бәйле ике канун проекты әзерләнгән.