Тарих- хәтерләрдә яңара. Безнең редакциягә Бөек Ватан сугышы ветераны Михаил Семеновның туганнары мөрәҗәгать итте. Озак вакытлар аларның бабасы сугышта хәбәрсез югалган дип саналган. Соңгы 20 елда оныклары бабаларының язмышы белән кызыксыналар. Бабаларының чын каһарман булуын, фашистлар тарафыннан җәзаланса да, совет гаскәрләренең яшерен мәгълүматларын ачмавын ачыклыйлар.
Николай Морозов каһарман бабасы биографиясендәге нечкәлекләр турында елына бер тапкыр сөйли. Ә бит гасыр башында да әле бернинди мәгълүмат та булмый. Михаил Керәшен Сәрдәсе авылыннан 1941 елның ноябрендә фронтка киткән. Башта хатлары килгән, аннан тукталган. Аны хәбәрсез югалганнар исемлегенә кертәләр.
Эзләнү вакытында документлар белән буталышлар да килеп чыга. Михаил фронтта авыр юл үтә. Укчылар ротасы бүлеге командиры буларак, Сталинград янындагы сугышларда катнаша. 42 нче елның декабреңдә 154 нче биеклек өчен көрәштә яралана. Соңрак отряд белән бергә, Белгород өлкәсенең Түбән Серебрянка авылына барып җитә. Немецлар камалашында калган авылда алар 4 сугышчы әсирлеккә эләгә.
Мондый газаплардан соң да немецларга кыйммәтле мәгълүматларны бирмәгән совет солдатлары батырлыгын җирле халык әле дә хәтерли. Нәкъ менә алар Николай Васильевичка һәм аның туганнарына Михаил Семеновның соңгы көн картинасын торгызырга булыштылар.
Ә менә мәетләрнең кайда күмелүе сер булып кала.
Михаил Семенов һәлак булганнан соң, Кызыл Байрак Орденына лаек була. Оныклары ерак Белгород өлкәсендә үз хисапларына бабалары истәлегенә мемориал куярга тели. Әлегә бу инициатива ачык килеш калган. Ә Семеновларның карары нык, сугыш каһарманнарының берсе дә, беркайчан да онытылырга тиеш түгел.
Эльмира Җәләева, Ленар Хәбибуллин.