Татарстанга беренче аккошлар кайтты. Аномаль җылы һава торышы тору сәбәпле, киек казлар туган ягыбызга вакытыннан алда килеп җитте. Каурыйлы кошларны Спас һәм Түбән Кама районнарында күргәннәр. Кагыйдә буларак, нәкъ менә киек кошлар кош гриппының таралу чыганагы булып тора.
“Татар-информ » мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә белгечләр вирусның кеше өчен дә куркыныч булуын искәрттеләр. Авыруны йоктырмас өчен, шәхси гигиена чараларын үтәргә һәм киек кошларга кагылмаска кирәк. Рөхсәт ителмәгән сәүдә урыннарда сатып алынган йомырка һәм кош итен ашаудан да сакланырга кирәк.