Без Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап, ветераннар белән таныштыруны дәвам итәбез. Бүген сүзебез Буа районында яшәүче Әнвәр Әхмәтҗанов турында. Шулай ук районда Бөек Ватан сугышы ветераннарына бүләкләр тапшыру тантанасы узды. Район җитәкчесе Ранис Камәртдинов ветераннарга Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәте өчен» медале һәм истәлекле сәгатьләр тапшырды. Быел шундый медальне республикада 1596 кешегә тапшыру ниятләнә һәм ул Республика көненә кадәр дәвам итәчәк.
Бөек Ватан сугышы ветераны Әнвәр Әхмәтҗановның иртәсе ходайга рәхмәт укудан башлана. Көнне шулай башласаң, уңышлы уза ди ул. Озын гомерле булуның серен дә ул намаз укуда, изге күңелле булып, кешеләргә яхшлык эшләүдә дип саный.
Югары Наратбаш авылы егете Әнвәр колхозда 2 генә көн эшләп кала. Армия сафларына алынып,Ульяновск өлкәсенең 254 запастагы укчы дивизиясенә эләгә. “Русчам чамалы булганга, командирнның ни әйткәнен аңлап бетерә алмадым, кем укырга тели дигәч, ике адым алга атладым һәм мине Көнбатышка алып киттеләр”- дип, искә ала ул елларны Әнвәр Әхмәтҗанов.
1955 нче елда Казанга кайта һәм шул елларда гаилә кора. 3 бала үстерәләр. Гомер буе төзүче булган Әнвәр куллары белән шәһәрдә күп санлы торак йортлар, оешма-предприятиеләр сафка баскан. Аның уллары, оныклары да шул юлны сайлаганнар.
Бөек Җиңүнең 75 еллыгы каршы алырга хәзерләгән көннәрдә шәһәрнең мәдәни үсеш үзәгендә Бөек Ватан сугышы ветераннары истәлекле медальләр, кул сәгатьләре һәм чәчәк букетлары да алдылар. Бәйрәмдә алар үз адресларына иң җылы сүзләр ишеттеләр, матур җырлар тыңладылар.
Ранис Әхмәтшин,Сирин Хәсәнов.