Чаллыда беренче тапкыр чит телләр буенча Евразия лингвистик олимпиадасы узды. Төбәк мәйданчыгы Чаллы дәүләт педагогика университетында оештырылды. Укучылар немец, инглиз, француз, кытай, итальян һәм испан телләре буенча белемнәрен күрсәттеләр.Финалага кемнәр чыкты?
Финал турында катнашучылар күп түгел, бирегә иң көчлеләр җыелды. Олимпиаданы үткәрү өчен Мәскәү лингвистика университеты проректоры Иннара Гусейнова килде.
Чаллы педагогия университеты ел ярым Мәскәү дәүләт лингвистика университеты белән тыгыз хезмәттәшлектә. Бу чаралар үткәрү генә түгел, яңа укыту программалары булдыру мөмкинлеге дә бирә. Сентябрь аеннан биредә “Машина төзелеше һәм автомобиль төзелеше өлкәсендә мәдәниятара коммуникацияләр” программасы буенча белгечләр әзерләүнең өр-яңа профиле ачылачак. Өч яклы килешү төзеләчәк.
Укуларын тәмамлаган белгечләр ике университет дипломын алачак. Яңа белгечлек әзерләү юнәлеше филология факультетында Мәскәү униврситеты һәм Камаз корпоратив униерситеты белән берлектә ачыла.