Казанның «Татмедиа» галереясендә «Азат хатын» журналы архивының күргәзмәсе ачылды. Анда журналның төрле елларда чыккан тышлыкларын күрергә мөмкин. Әлеге күргәзмә ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан оештырылды. Тулырак мәгълүмат хәбәрчебез Ләлә Зәйнуллина язмасында.
“Сөембикә” журналы 1913нче елда Ягъкуб Хәлили мөхәррирлегендә нәшер ителә башлый. Ул хатын-кызлар өчен журнал була. Ә, «Татмедиа» галереясендә аның «Азат хатын» чоры урын алган. Журналның хәзерге мөхәррире Лариса Маликова әйтүенчә, күргәзмәдә 30 тышлык урын алган.
Тышлыкларда авыл хезмәтчәннәре, зур предприятие эшчеләре, шулай ук очучы Мәгүбә Сыртланова кебек Советлар Союзы Геройлары, Әлфия Афзалова кебек мәшһүр җырчылар да бар.
Ләлә Зәйнуллина, Таһир Хәсәнов.
«Азат хатын» журналы архив күргәзмәсе бер ай дәвамында эшләячәк, теләгән һәр кеше аны Татмедиа галереясына килеп карый ала.