7 март көнне, башкалабызда, Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган, традицион «итәкләр киеп узышу» чаңгы марафоны узачак. Быел чаңгы марафоны 53-нче тапкыр узачак. 5, 25, 50 чакрымга марафон, 500 метрга балалар узышы һәм «итәкләр киеп узышу» оештырылачак . Марафонның приз фонды 1 миллион сум.
Искәртеп узабыз,узган ел чаңгы марафонында 700-дән артык кеше катнашты. 2017 елдан башлап Казан чаңгы марафоны Russialoppet Бөтенроссия чаңгы марафоннары сериясе составына керә. Ярышлар 7-нче мартта Юдино бистәсендәге «Локомотив» стадионында узачак.