Без ТАССР төзелү тарихының төп үрләре белән таныштыруны дәвам итәбез. Безнең Татарстан Дәүләт телерадиокомпаниясе Архив эше буенча Дәүләт комитеты белән берлектә “Тарих авазлары” дигән проект әзерләде. Бүген 60 нчы еллар ахырын искә төшерик. Ул чакта Татарстан сәнәгате күтәрелешкә юл алды – Миңнебай газ эшкәртү заводы салынды, Зәй ГРЭСы беренче электр энергиясен эшләп чыгарды, хуҗалыкларга беренче тапкыр ул чор өчен заманча авыл хуҗалыгы техникасы кайта башлады. Сәнәгать күтәрелештә. Миңнебай газ эшкәртү заводы төзелде, Бондюг заводы икенче тапкыр күтәрелештә. Чаллыда ГЭС салына, Зәй ГРЭСы үзе, күршеләр һәм авыл хуҗалыгы өчен беренче электр энергиясен эшләп чыгара. Кырларга органик, минераль ашламалар кертелә башлый. Техник яңарыш чоры башлана.
«Чишмә» колхозы рәисе Ясәви Хөсәенов: «Безнең районда да зур үзгәрешләр булды. Бодай сортлары алышынды, без Саратов сортын алып кайттык, шулай ук Харьковская -46 сортын алдык. Алар уңдырышлы, ашлыкны арттыра алдык.».
Дәүләттән тракторлар, комбайннар да алына. Техник яңарыш арта. Игенчелек культурасы системасы яхшыра. Кышын тракторчылар, комбайнчылар белән укулар уздырыла, агротехниклар килә. Татарстан бөртеклеләр уңышы буенча Идел буенда беренче урынга чыга.