Республикабызда мәктәп укучылары төрле бәйгеләрдә, иҗади конкурсларда катнашып чыныгу ала, шулай киләчәк тормышка әзерләнә алар. Казанның 11нче татар гимназиясендә Мәхмүт Хөсәен исемендәге “Кеше булу – иң зур дәрәҗәм” IV россиякүләм фәнни конференция узды. Конференциядан хәбәрчебез Ләлә Зәйнуллина репортажы.
Мәхмүт Хөсәенов сугыштан соң, Татарстан республикасының 25 еллыгын бәйрәм иткәндә Ленинград өлкәсеннән делегат булып Казанга килә. Шул килүеннән, Казанны яратып кала. Казан дәүләт университетына укырга керә. Укуын тәмамлагач, 11 гимназиядә укыта.
Конференциядә катнашучылар өчен 6 юнәлештә эшләү мөмкинлеге тудырылган иде. Аларның барысы Мәхмүт Хөсәеннең иҗатын өйрәнүгә юнәлдерелгән.
Бүгенге чараның төп максаты — Мәхмүт Хөсәеннең иҗаты аша балаларда һәм яшьләрдә татар халкының тарихына, әдәбиятына кызыксыну уяту.
Конференциягә чит төбәкләрдән, хәтта Якутиядән дә фәнни тикшеренүләрен тәкъдим итүчеләр бар. Ә Татарстаннан аеруча Арча, Саба, Актаныш, Түбән Кама, Бөгелмә районы укучылары актив булды.
Читтән торып узучы “Үткен каләм остасы” секциясенә дә төрле жанрдагы иҗади эшләр кабул ителгән. Барлыгы 425 эшнең 274е икенче турга үткән.
Катнашучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Ләлә Зәйнуллина, Таһир Хәсәнов.