Түбән Кама шәһәре китапханәсендә “ТАССР әлифбасы” муниципаль проекты кысаларында, шагыйрләр белән очрашу узды. Мөслимнән килгән язучылар үз иҗатлары белән таныштырдылар. Шулай ук быел Мөслимдә узачак унберенче бөтероссия авыл сабантуена да чакырдылар. Очрашудан хәбәрчебез репортажы.
Төрле уен коралларында уйный, җырлый, сүз остасы да… Мөҗәһит Әхмәтҗанов күпкырлы шәхес. Түбәнкамалылар балалар язучысы, шагыйрь иҗаты белән танышып кына калмыйча, үзе белән дә аралаша алдылар. Үзәк китапханәгә – мөслимлеләр кунакка чакырыла.
Лилия Садриева да Мөслимнән. Шагыйрә “Белми дисеңме, әллә”, “Урманнарга кереп адаштык”, “Яшә, тикче төреп назларга” кебек популяр җырлар авторы.
Мөслимлеләр белән очрашуга Түбән Кама һәм Яр Чаллы шәһәрендә иҗат итүче якташлар да бик теләп килә. Фәтхулла Абдулла, Сафил Сафин … Исемлекне тагын дәвам итәргә була.
Мөслимлеләр белән очрашу “ТАССР Әлифбасы” проекты кысаларында үткәрелә. Аны Түбән Кама китапханәләр берләшмәсе Татарстан районнарына багышлый. Форсаттан файдаланып, кунак шәһәрдәшләрне дә Бөтенроссия авыл сабан туена чакырып калалар.
Гөлия Нигъмәтуллина.