95 яшьтә дә егетләр кебек. Сүзебез Актанышта яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Тимер Фәрдиев турында. Фронтта утны-суны кичкән ветеран әле дә егетләрчә нык. Хуҗалыгындагы бар эшләрне дә үзе башкара. Җитмеш төрле һөнәр иясе белән хәбәрчебез дә аралашып кайтты.
Тимер ага Фәрдиев кышын да бакчасын карап, күзәтеп тора. Умарта кортларын да онытмый, ничек кышлауларын махсус көпшәдән тыңлый, әйтерсең аларның табибы! Тормышта тәртип, пөхтәлек ярату Тимер абыйның канына сеңгән. 95 яшьтә дә егетләргә биргесез Ватан сугышы ветераны белән күрешү- үзе бер гомер.
Тимер Фәрди улы Зөбәер авылында туа. Авылдагы җидееллык, Пучы мәктәпләрендә, аннан Казанда техникумда укый. Сугыш башлангач, укуын ташлап авылга кайта. Хуҗалыкта хисапчы булып эшли. 17 яшьлек егет 43 елның гыйнварында сугышка китә. Артиллерия полкында ил азатлыгы өчен сугыша. Япониягә каршы сугышта катнаша, Харбиндагы бәрелешләрдә каты яралана, контузия ала. “Сугышчан хезмәтләре өчен”, “Японияне җиңгән өчен” медальләре, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Туган ягына 1947 елның гыйнварында гына кайта. Җаваплы урыннарда эшли.
Тимер абый хатыны Рәбига апаны бик юксына. Аның гөлләрен саклап, тәрбияләп, әлегәчә сулдырмый. Ун ел элек вафат була пар канаты. Кызлары да, Актанышта яшәүче улы да һәрвакыт хәлен белеп, кайгыртып, карап торалар.
Нәселнең тагын бер горурлыгы- Актаныш районында туып-үскән алты Советлар Союзы Героеның берсе –Николай Орлов. Актаныш егете Гатаулла Минаевка бу исемне Ленинград өлкәсендә кушалар. Зөбәердә яшәүче Минаевларга “кулак” ярлыгы тагылгач, гаилә авылдан чыгып китә. Минаевлар Тимер абыйның әтисе ягыннан кардәшләре. Гатаулла партизан отрядларына кушыла, дошман ягына чыгып күперләр шартлата. Шушы батырлыгы өчен Герой исеменә лаек була.