Безнең телерадиокомпания Русфонд хәйрия җәмгыяте белән берлектә авыру балаларга булышуны дәвам итә. Узган атнада сез Ариан Самойловка ишетү аппараты сатып алырга ярдәм иттегез, барыгызга да рәхмәт. Данил Васильев та ярдәм көтә. Малайның хыялы Африкада булып, кыргый хайваннарны үз күзләре белән күрү. Тик мускул атрофиясе авыруынан интегә, дәвалану курсын узарга кирәк.
Данилнең коллекциясендә 20дән артык хайван бар. Аларның байтагы Африка чүлендә яши. Шунда ук мультфильм персонажлары -Тимон белән Пумба, сирәк очрый торган хайваннар да бар. Алар турында Данил фәнни фильмнардан белгән. Аларны карый, сыннар, рәсемнәр ясый.
Даниланың кыргый хайваннарны үз күзләре белән күрәсе килә. 7 яшендә бу хыялын максат иткән.
Малай мускул атрофиясеннән интегә. Арка миенең нерв күзәнәкләре функцияләре бозылган. Бу мускуллар көчсезлегенә китергән.
Мондый авыру булганда сулыш органнары күбрәк зыян күрә.
Паллиатив ярдәм табибы Игорь Закиров: «шундый авырулы балаларга өй шартларында билгеле кагыйдәләрне үтәп яшәргә кирәк. Суларга мөмкинлек бирүче махсус ИВЛ җиһазы булырга тиеш. Ул организмны кислород белән кирәкле күләмдә тәэмин итеп тора, ә андый авырулар кислородка мохтаҗ.»
Ике атна дәвамында гаилә кирәкле җиһазлар алачак, әмма чыгым материаллары юк. Алар Данилның авырлыгын саклап калачак, хәзер малайның авырлыгы 15 килограмм. Гаиләгә кирәкле әйберләрне сатып алу өчен бер миллион ярым сумнан артык акча кирәк. 5542 номерына ДЕТИ сүзен язып, смс җибәреп булышырга була. Бер хәбәрнең бәясе-75 сум. Күбрәк өлеш кертергә теләүчеләр өчен тулырак мәгълүмат безнең телерадиокомпания һәм Русфонд сайтларында.
Регина Сафиуллина, Ринат Сәхипгәрәев.