Данил, Марсель, Риана, Асылбикә һәм Ильяс. “Әниләр һәм бәбиләр” проектына башлангыч биргән сабыйлар. 2016нчы елда старт алган фестивальнең төп максаты күпбалалы гаиләләр санын арттыру. Аның чираттагы тамашасын Мамадышлылар да карый алды. Әлеге хакта тулырак алдагы видеоязмада.
“Әниләр һәм бәбиләр” проектының иң яшь катнашучыларының берсе 1 яшьлек Илһам Муллагалиев. 25нче февральдә беренче гомер бәйрәме туган көнен дә сабый гастрольдә каршы алды.
Проектта әле беренче адымнарын ясап, тәүге сүзләрен әйтүчеләр берничә. Шундыйларның берсе Шәрипҗановлар гаиләсендә тәрбияләнә. “Иң яшь гаилә” номинациясендә чыгыш ясаучыларның уллары Минтимер өчен бу көн дебютка әверелде. Беренче тапкыр сәхнәгә чыкты. “Әниләр һәм бәбиләр” проектына беренче адым 2016нчы елда ясала. “Бәби көтәбез” җырына клип төшерегә карар кылган Лилия Муллагалиева сюжет геройлары итеп 4 иҗат гаиләсенә мөрәҗәгать итә. Бер вакытта туган 5 сабый әлеге бәхетле хатын-кызларны зур эшләргә этәрә.
Бүгенге көндә проект инде фестивальгә әверелеп бара. Кечкенә генә традицияләре дә бар. Һәрбер тамашада күпбалалы гаиләләрне зурлау. Мамадыш сәхнәсендә исә бу көнне Баязитовлар гаиләсе үрнәк иде.
Быел гаиләләр концертының яңа сезонына старт Мамадышта бирелде. Алда аларны Татарстан районнары буенча 3 айлык сәфәр көтә.
Әлеге гаилә бәйрәмендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина да катнашты. Ул залда утыручыларны “Ныклы гаилә” проекты белән таныштырды.
Гомумән, Мамадыш районында гаиләләр ныклыгын арттыру юнәлешендә күп эш башкарыла. Әле шушы көннәрдә генә “Әниләр һәм бәбиләр” исеме белән узган конкурс җиңүчеләрен бүләкләделәр.