Казан Кремлендә «Даймонд принчесс» бортыннан эвакуацияләнгән Россия гражданарының көнкүреш шартлары турында сөйләделәр. Алар башкалабыздагы инфекцион хастаханәнең башка авырулардан аерылган боксына урнаштырылган.
Эвакуацияләнгән Россия кешеләренең хәле канәгатьләнерлек, тән температураларының күтәрелүе теркәлмәгән. Бу бик актуаль мәгълүмат. Республика сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында көндәлек режимда пациентларның сәламәтлеге турында мәгълүмәтне күзәтеп барырга мөмкин. Лаборатория тикшеренүләре күрсәткәнчә, Татарстанда короновирус таралу куркынычы юк. Карантин зонасыннан мәгълүмәтне кәрәзле элемтә һәм скайп аша тапшыралар. Пациентлар башкалар белән дә шул рәвешле аралашалар. Карантин вакыты -14 көн. Бу вакыт эчендә пациентлар белән бергә медицина персоналы да бар – өч табиб, өч санитар һәм алты шәфкать туташы. Алар барысы да Республика йогышлы авырулар хастаханәсе хезмәткәрләре һәм Казанда халыкара дәрәҗәдәге чараларны үткәрү алдыннан укулар уздылар.