30 ел элек Татарстанда «Салават күпере» журналы нәшер ителә башлады. Балалар өчен чыгарылган беренче төсле журнал юбилей уңаеннан конкурс игълан итә. Бу хакта Татар-информ мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә игълан ителде. Конкурсның таләпләрен хәбәрчебез Илһам Галиуллин да өйрәнеп кайтты.
Матбугат конференциясе «Салават күпере» балалар журналы концепциясен төзү буенча иҗади конкурска багышланды. Иҗди бәйгенең жюри әгъзалары да билгеле. Ландыш Нигъмәтҗанова, Гүзәл Сибгатуллина белән беррәттән“Салават күпере” журналының өр-яңа концепиясенә балалар — Ләйлә Таишева белән Арслан Сибгатуллин да бәя бирәчәк.
2020 елның 25 февраленнән заманча, оригиналь логотип һәм «Салават күпере» балалар журналы талисманы булдыруга конкурс эшләрен кабул итү башланды.
Илһам Галиуллин , Рифкать Зыятдинов.