Ветераннар ешрак медицина ярдәме күрсәтүләрен, торакны ремонтлауны, яңа йорт яки фатир алуга субсидия сорап мөрәҗәгать итәләр. Хөкүмәт йортында узган брифингта шул хакта әйтелде. Сөйләшүдә шулай ук Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү алдыннан яңа цифрлы проектларны гамәлгә ашыру турында да сүз барды. Җиңү турында 75 факт. Республика яшьләр эшләре министрлыгы 9 май алдыннан көн саен социаль челтәрләрдә Бөек Ватан сугышының әһәмиятле вакыйгалары турында мәгълүмат куеп барачак. Илебезнең Җиңүгә керткән өлеше, халкыбызның батырлыгы, зур югалтуларны кабат искә алачаклар. Проект балалар һәм яшьләрне укыту модуленең нигезе булачак. Ә скайп аша тагын бер цифрлы проект дистәләрчә еллар узганнан соң, сугышчан дусларны очраштырачак.
Министрлык тарафыннан инстаграмда Җиңүнең 75 еллыгына багышлап бердәм аккаунт та эшли башлады.Әлеге мәйданчыкта республика муниөипаль берләшмәләрең яшьләрен берләштерәчәк. Тыл хезмәтчәннәре турында мәгълүмәтләр биреләчәк.
Татарстанда хәзер утыз өч меңгә якын ветеран бар. Шуларның меңгә якыны-хәрби хәрәкәтләрдә турыдан-туры катнашучылар. Барысы да федераль бюджеттан җитмеш биш һәм илле мең сум акча алачак. Моннан тыш, республикадан сугышта катнашучыларга — егерме бишәр, ә тыл хезмәтчәннәренә һәм аларның толларына — бишәр мең сум акча биреләчәк.
Бары тик бәйрәм түләүләре генә мирас итеп алынмый», — дип ассызыклады вице-премьер Ләйлә Фазлыева. Быел апрель аенда бу акчаларны ветераннар үзләре генә ала алачак. Ә бәйрәм алдыннан алар медицина ярдәме, ремонт һәм яңа торак сатып алу өчен субсидияләр алу турында еш мөрәҗәгать итәләр.
Соңгы елларда ветераннарның фатирларын һәм йортларын ремонтлауга мең ярымга якын мөрәҗәгать кергән. Эшне утыз сигез торак бина буенча төгәлләргә кирәк. Бу, бәлки, фатир, бүлмә, бу, торак йортларга мөмкин. бүгенге көндә Татарстанда торак белән тәэмин итү буенча-19 мең 103 ветеран торак алу өчен субсидия алды һәм аннан файдаланды
Фронтовиклар үзләре һәм тыл хезмәтчәннәре бәйрәмгә кадәр юбилей медальләре белән дә бүләкләнәчәк. Бөек Җиңү көнендә бу бүләкләр ветераннарның күкрәгендә балкып торсын. Моннан тыш, 9 майга масштаблы һәм мавыктыргыч мәдәни программа да әзерләнгән.
Инна Данилова, Владимир Юрков.