Һөнәре буенча ул укытучы. Гомерен балаларга белем бирүгә багышланган. Ә соңгы елларда Гөлнур Айзат язучы һәм җырлар авторы буларак танылды. Әдәби марафон бәйгесендә дә аның иҗаты югары бәяләнде. Күптән түгел Буа мәдәният йортында Гөлнур Айзатның иҗат кичәсе булып узды. Олуг юбилей уңаеннан Мөршидә Җиһан репортажы.
Канатлар ныгысын очын кошлар оча , ә Гөлнур Айзат җәяүле кош ул — 60 ел хәрәкәттә. 37 ел гомер иткән Буа төбәге аңа туган ягы кебек кадерле. Район халкы да аңа мең рәхмәтле.
Әнә бит ул нинди Гөлнур Айзат. Утырган җирендә дә бии, сикереп торып җырлап җибәрә. Апастан якташлары да , Казан кунаклары да, укучылары , иҗатташ дуслары -, кыскасы сәхнәдә чыгыш ясаган һәркем Гөлнур Айзатның иҗаты да,тормыш юлы да гыйбрәт алырлык үзенчәлекле булуын искәртте. Гөлнур Айзатны котларга Буа якташлык җәмгыяте чыккач сәхнә тулып китте.
Аларның һәрберсе Татарстан Республикасының мәдәниятен, сәнәгатен үстерүче күренекле шәхесләр Гөлнур Хәлил кызы Айзатуллованың алдында баш иде.
8 китап 400дән артык җыр язган Гөлнур Айзатның иҗат кичәсендә тамашачылар тагын 6 яңа җыр ишетте, бер клип карады.
Тиздән «Бәхеткә юл ярганда » дигән тугызынчы китап дөнья күрәчәк. Әлеге китабын Гөлнур Хәлил кызы Ире Азат Айзатулловка багышлап язган.Чыннан да ихласлык, сәхнә белән тамашачы арасындагы дустанә мөнәсәбәт Гөлнур Айзатның иҗат кичәсен зур , тату гаилә бәйрәменә әверелдерде.
Мөршидә Җиһан. Ирек Хәмидуллин