Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның әнисе Бибимәмдүдә абыстайның тууына быел 155, ә вафат булуына 130 ел. Башкалабызның Мәрҗәни мәчетендә аның рухына багышлап Корьән мәҗлесе уздырылды. Мәҗлесне оештыру тәкъдиме белән язучы, “Бибимәмдүдә” исемле китап авторы Марат Әмирханов чыккан иде. Ә изге мәҗлесне Татарстан Президентының Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды һәм Габдулла Тукай исемендәге Татар Дәүләт филармониясе оештырды. Анда республикабызның күренекле зыялылары – галимнәр, язучылар, артистлар, дин әһелләре, Тукайның якташлары – Арча районы вәкилләре катнашты. Мәҗлестә татар әдәбиятына олуг шәхесне бүләк иткән Бибимәмдүдә абыстай рухына дога кылынды, галимнәр һәм дин әһелләре тарихи истәлекләрне яңарттылар.