Республикабызда «Туган ягыңа ярдәм ит» акциясе дәвам итә. Буа төбәгендә туып-үскән, хәзерге вакытта республиканың 7 номерлы клиник хастаханәсендә эшләүче табиблар да әлеге акциягә актив кушылды. Алар Буа район үзәк дәваханәсенә кайтып, пациентларны түләүсез карауны оештырдылар, квалификацияле ярдәм күрсәттеләр. Яман шеш авыруларыннан саклану буенча киңәшләрен дә бирделәр. Якташларның хәйрия чарасы турында тулырак киләсе сюжетта.
Казаннан табиб-кардиологы Элла Әһлиуллина эш урынын вакытлыча алыштырып, пациентларын бүген Буада кабул итә. Үзе буадан булмаса да, ире аның шушы төбәктән. Табибә ханым Буа районы халкына зур хөрмәт белән карый.
Районга барлыгы ул көнне югары белемле һәм категорияле 6 белгеч килде. Аларга 120дән артык пациент үз гозерләре белән мөрәҗәгать иткән. Һәркайсына башкаладан килгән белгечләренең консультациясе кирәк булган. Казанда тикшерү һәм дәвалау буенча 16 кеше рекомендацияләр алды.
Исегезгә төшерәбез, узган елның көз айларында «Мобиль поликлиника» район авылларында булган иде. Ул вакытта да район халкын 7нче Казан шәһәр хастаханәсенең табиб-белгечләре кабул итте. Алар арасында кардиолог, невролог, офтальмолог, гинеколог һәм йөрәк-кан тамырлары хирурглары булды. Барлыгы һәр авыл саен 500гә якын кеше үзенең сәламәтлеген тикшертте. Традицион хәйрия кабул итүләре киләчәктә дә дәвам итәчәк. Табиблар килү даталары соңрак игълан ителәчәк.
Ранис Әхмәтшин, Сирин Хәсәнов.