Казанда республикабызның элеккеге прокуроры Кафил Әмировны соңгы юлга озаттылар. Мәрхүм белән хушлашу Габдулла Тукай исемендәге Татар Дәүләт филармониясендә узды.
Республикабызның элеккеге прокурорын соңгы юлга озатучылар җылы итеп искә алдылар. Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенең залы халык белән шыгрым тулды.
Ул күренекле җәмәгать эшлеклесе, югары квалификацияле юрист, закон сагында нык торган белгеч буларак искә калды. 40 елдан артык хезмәт итте. Шуның 13 елын Татарстан прокуроры вазыйфасын башкарды.
Кафил Әмировны соңгы юлга озатканда хәрби оркестр уйнап торды. Аны Самосыровадагы мөселман зыяратына җирләделәр. Мәрхүмнең хатыны һәм ике кызы калды.