Бүген — Халыкара туган тел көне. Шул уңайдан Татарстан Дәүләт Советы рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясе Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика халкын котлады. Хөрмәтле татарстанлылар! Бүгенге көндә дөньяда җиде меңнән артыграк тел исәпләнә. Һәр халык, үз милли бердәйлеген бары тик үзенчәлекле мәдәниятеннән һәм теленнән рухи көч алып яшәгәндә генә саклап кала алачак.
Хәзерге Татарстан – югары дәрәҗәдә милләт ара аралашу, бер-береңне аңлашу һәм хөрмәт итүнең вакыт белән сыналган, әмма сынмаган традицияләре төбәге. Бездә 173 милләт вәкиле яши. Быел октябрь аенда узачак бөтенроссия халык санын алу, милләтләрнең санын һәм составын төгәл билгеләп кенә калмыйча, туган телләрдә сөйләшә белү дәрәҗәсен ачыкларга да ярдәм итәр дип өметләнәбез. Шушы истәлекле көнне мин барыгызга да бер-берегезгә карата игътибарлырак һәм ихтирамлырак булуыгызны телим. Башка халыкларның рухи традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен хөрмәт итегез, ана телегездә күбрәк языгыз һәм сөйләшегез, аны яратыгыз һәм аның сафлыгын саклагыз, – диелә Фәрит Мөхәммәтшин котлавында.