Бүген — Халыкара туган тел көне. Шул уңайдан дөньякүләмендә дә, республикабызда да туган телгә бәйле бик күп чаралар үткәрелә. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында фәнни проектлар презентациясе үтте. Хәбәрчебез Ләлә Зәйнулллина әлеге чарада катнашып, 21 нче гасыр дәреслекләре нинди булырга тиешлеген һәм туган телне үстерү юнәлешендә галимнәр тәкъдимнәрен өйрәнеп кайтты.
21 гасыр мәгарифе өр-яңа үзгәрешләр алдында. Татар сыйныфлары өчен тәкъдим ителәчәк «Туган тел укыту-методик комплекты элеккеге дәреслекләрдән гамәли дәресләр өстәлү белән баетыла. Эш дәфтәре, аудиоязмалардан тыш электрон дәреслек аша да өйрәнү мөмкинлеге булачак.
Бүгенге көндә ул фондта кырыкка якын сүзлек бар. Проектларны тәкъдим итүнең икенче өлеше шушы эшчәнлеккә багышланды.
Галимнәр тәкъдим иткән өченче юнәлеш Транслитерация программасы. Ә бу элеккеге гарәп имлясында басылга язма мирасыбызны махсус программа нигезендә кириллицага тәрҗемә итү дигән сүз.
Ләлә Зәйнуллина. Таһир Хәсәнов.