Казанның “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында “Сәмрух-2019” премиясен тапшыру тантанасы узды. “Сәләт” яшьләр иҗтимагый фонды Татарстан Хөкүмәте ярдәме белән, республиканың иң уңган балаларын һәм остазларын ел премиясе белән бүләкләде.
“Оештыручылар өчен дә, катнашучылар өчен дә әлеге премия үзенчәлекле һәм истә кала торган. Быел “Сәмрух” премиясе бишенче тапкыр үткәрелә. Республиканың иң сәләтле балалары барлыгы сигез номинациядә көч сынаша. Катнашучылар саны да шаккатырлык – быел алар 300гә җиткән”.
Премия елдан-ел үсә һәм киңәя бара. Быелгы чараның Пирамида мәдәни-күңел ачу комплексында үтүе моны тагын бер кат дәлилли.
Премия тапшыру тантнасына кадәр катнашучылар 3 этап үткән. Портфолио тутыру, гаризалар тапшыру, үзең белән таныштыру, осталыгыңны күрсәтү –барысы да артта. Ә бирегә иң уңганнары җыелган. Премиядә катнашу, һичшиксез, үзе бер җиңү, башкарылган эшкә уңай нәтиҗә.
“Сәмрух”ның тагын бер үзенчәлеге шунда – Премия җиңүчеләре өчен махсус приз фонды “Сәләт” яшьләр иҗтимагый берләшмәсендә катнашучылар көче белән булдырылган.
Гадел Әхмәтҗанов, Ленар Хабибуллин