Бөтендөнья татар конгрессы, республика Мәгариф һәм фән, Мәдәният министрлыклары халыкара “Җәлил укулары” әдәби бәйгесен үткәрде. Конкурс каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең иҗади мирасын популярлаштыру, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү һәм яшь талантларны ачыклау максатыннан оештырылды. Бәйгенең йомгаклау этабыннан хәбәрчебез репортажы.
Быелгы бәйге 7 номинациядән гыйбарәт: Муса Җәлил шигырьләре татарча, русча, дөнья телләрендә, Яшь җәлилчеләр (катнашучылар Бөек Ватан сугышы турында: сугыш чорына кагылышлы вакыйгалар, фронтовиклар, тыл хезмәтчәннәре турында) үзләре язган әсәр белән чыгыш ясадылар. Шулай ук бу елдан яңа номинацияләр дә өстәлде. Татар милләтеннән булган фронтовик язучылар әсәрләрен башкару. Әлеге номинациядә катнашучы үзенең туган төбәгеннән чыккан язучы-фронтовик әсәрләрен тәкъдим итәргә тиеш. Бу номинациядә татар һәм рус телендә чыгыш ясарга мөмкин. Күмәк башкаручылар өчен дә номинация булдырылды һәм бәйгедә татар милләтеннән булган фронтовик язучыларның әсәрләрен татар һәм урыс телендә башкарырга мөмкинлек бирелде.