Каһарманнар даны мәңгелек. Халкыбыз үзенең легендар улларын онытмый, истәлекләрен мәңгеләштерә. Шундыйларның берсе – Бөек Ватан сугышында Берлин рейгстагына Җиңү байрагын элгән милләттәшебез Гази Заһитов. Тиздән башкалабызның Җиңү паркында батыр истәлегенә һәйкәл калкып чыгачак.
Бөек Ватан сугышында Җиңүгә өлеш керткән каһарман милләттәшебез Гази Казыйхан улы Заһитов Башкортстанның Мишкә районы Яңакош авылында туып үсә. 1941 елда сугышка китә. Совет гаскәрләре белән Берлинга кадәр барып җитә. 1945 елның 27 апрелендә Рейхстагны яулап алу өчен төзелгән төркемгә керә. 30 апрель кичендә Рейхстаг өстендәге һәйкәлгә Кызыл байрак элүчеләрнең берсе була.
Халкыбыз үзенең бөек улын онытмый. Казанның Җиңү паркында Җиңүче Сугышчыга куелачак һәйкәлнең образы Гази Заһитов булачак. Татарстан Мәдәният министрлыгы Җиңүче Сугышчыга һәйкәлгә конкурс уздыра. Аның нәтиҗәләре буенча Мәскәүдән Никита Мазаев җитәкчелегендәге сынчылар командасы җиңеп чыга. Әлеге команданың Россиядә Бөек Ватан сугышына багышланган һәйкәлләр тудыру буенча тәҗрибәсе зур. Постаменты аерым, һәйкәле аерым эшләнәчәк. Алар Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан ясалып бетәчәк. Башта һәйкәлнең биеклеге 9 метр булыр дип күздә тотылган, ә төзәтмәләр керткәч, 9 метр ярымга җиткерергә булганнар. Һәйкәл Смоленскида бронзадан коелачак. Монтажлау һәм Казанга китерү буенча эшләр графигы төзелгән. Апрель азагында һәйкәл Казанга кайтарылыр дип көтелә.