Фәнни-гамәли конференцияләр соңгы араларда югары уку йортларында гына түгел, мәктәп кысаларында да россиякүләмендә үткәрелә торган чарага әверелде. Яшел Үзән шәһәренең 3 нче гимназиясендә “Үз халкын данга күмгән татарлар” V Бөтенроссия төбәкара фәнни – гамәли конференция узды . Әлеге конференциядә хәбәрчебез Ләлә Зәйнуллина да катнашты .
Әлеге күләмле чараның максаты күренекле татарлар иҗатын, мирасын өйрәнү, әдәби иҗатка омтылыш тәрбияләү.
Казанның 171нче мәктәбеннән килгән Мәрьям Гыймадиева фәнни эшен дәү әтисе–Татарстанның Халык артисты Фердинант Гыймадиевка багышлаган.
Конференциягә барлыгы 109 эш кабул ителгән. Татарстан мәктәпләреннән тыш бәйгедә Пенза, Ульяновск,Удмуртия, Мари-Эль, Чувашиядән балалар катнашты. Шулай ук Яшел Үзән районы мәктәпләреннән берничә ел рәттән катнашучылар килгән иде.
Чыгыш ясаучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Ләлә Зәйнуллина, Ирек Хәмидуллин.