Казанның “Зенит” волейбол командасы 15 яшьлек Илдар Гыйсмәтуллин белән контракт төзеде. Илдар- Казан хосписы пациенты һәм изге эшләр илчесе. Ул баш миенең кан тамырлары авыруыннан интегә, әлеге чир белән көн саен көрәшә. Ә яшәү көчен аңа яраткан волейбол клубы бирә, хәзер ул үзе дә, шушы клуб әгьзасы.
15 яшьлек Илдар Гыйсмәтуллин әле кайчан бу мизгел турында хыяллана да алмаган. Әле кичә генә ул команда уенын трибунадан караса, бүген инде үзе дә уенчы буларак мәйданга чыга ала. Илдар көчле булырга омтыла. Шунда ук киемнәрен алыштырып, мәйданга чыкты. Ул да команда белән бергә күнегүләрдә катнаша. Әлбәттә, җиңелрәк күнегүләр ясый. Илдар тумыштан сирәк очрый торган генетик авыру– баш мие кан тамырлары шешеннән интегә. Казанда ул бердәнбер шундый авыру. Чир белән көрәшергә Анжела Вавилова исемендәге хосписта да, волейбол командасында да булышалар.
Илдар Гыйсмәтуллин уенчы булудан тыш, хосписның изге эшләр илчесе дә. Барлык кешеләргә игелек эшләргә омтыла. Күнегүләр тәмамлангач, дуслары белән бергә фәрештәләр йортына ашыга. Үзе белән барлык команданы да ияртә.
Команда хосписка бүләкләр әзерләгән. Хосписның барлык пациентлары да “Зенит” командасының бер өлешенә әйләнде – баш киемнәре, сувенирлар өләштеләр, шатлыкларын да бергә бүлештеләр. Илдар Гыйсмәтуллин игелекле эшләр илчесе буларак, яраткан командасы белән гел бергә.