Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан сезне ветераннар белән таныштыруны дәвам итәбез. Буа районының Яңа Чәчкаб авылында онытылмаслык очрашу узды. Җирле “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә сугыш михнәтләрен кичергән ак яулыклы ветеран әбиләрне бергә – аулак өйгә җыйды. Яшьлектәге бәхетле һәм сагышлы мизгелләрне, табыш-югалтуларны искә төшереп, күңелләре булганчы җырладылар, эч серләрен уртаклаштылар.
Балачактан сугыш михнәтләрен кичергән Наилә апа Сабированең күңеле дә, ишеге дә һәрвакыт ачык. “Ак калфак” оешмасы вәкилләрен дә бүген колач җәеп каршы алды. Элеккеге аулак өйләрне искә төшереп, бергәләшеп җырлашып, уйнап-көлеп алырга дип, ак яулыклы әбиләрне бергә җыйды.
Наилә Сабированың балачагы кайгылы сугыш чорына туры килә. Бөек Ватан сугышы башланып ике ай узуга, әтисен фронтка алалар.10яшьлек сабый шул көннән башлап тормыш арбасына җигелә.
Әтисе шул китүдән бүтән әйләнеп кайтмый. 3 бала белән ялгыз калган авыру әнисенә дә, сеңелләренә дә ул иң зур терәк булып кала. Чөгендерен дә утый, колхоз эшеннән дә калмый. Яше тулмаса да Мәскәү якларында торф чыгара.
Галиябану Әхмәтшина исә әтисе сугышка киткәндә карында гына кала. Әтисенең төсен фотосурәттә дә күрә алмый. Германиядә Җәлилчеләр белән бер төрмәдә булган солдатны туган илендә сатлыкҗанлыкта гаеплиләр.
Сугыштан соң туган балаларның язмышлары барысының да бертөрле. Василә Шиһапова да әтисен хәтерләми. Сугыш башланган елны күршедән чыккан уттан йортлары янып китә. Әтисез дә, йортсыз да калган гаиләгә күп авырлыклар күрергә туры килә.
Ветераннар, сугыш чоры балалары күпме генә кыерсытылсалар да, бирешмиләр, гомер барына шөкерана кылып яшиләр. Бергәләшеп бәйлиләр, чигәләр, җырлыйлар, табын янында чөкердәшеп, тәмле чәйләрен дә эчәләр.
Ранис Әхмәтшин,Айрат Насруллов.