Ата-аналар янә парта янына утырды. Алар бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырды. Сынаулар Казандагы 81 нче мәктәптә үтте. Ата-аналарның белем дәрәҗәләре белән хәбәрчебез дә кызыксынды.
Каләм, паспорт, металл эзләү җайланмасы. Барысы да чын имтихандагы кебек. Соңга калучылар юк. Ата-аналар мәктәпкә имтихан башланырга шактый вакыт алдан килде. Рәфис Борһанов үзе дә имтихан тота, шпаргалка юк, ди.
Камал театры артисты Илнур Закиров та үз белемнәрен тикшереп карарга булган.
Биремнәр махсус дискларда китерелгән. Аларны аудиория алдында ачалар. Берәү дә күчереп язмасын өчен видеокамера күзәтүе алып барыла.
Безнең иҗат төркеме дә белемнәрне тикшереп карарга булды. Биремнәр бик катлаулы түгел иде. Бер сәгать эчендә барлык сорауларга җаваплар таптык. Нәтиҗәләре дә тиздән билгеле булачак. Укучылар бердәм дәүләт имтиханнарын ун елдан артык тапшыра. Гел яңалыклар кертелә, укучыларга аларга күнегүе җиңел түгел. Иң мөһиме тыныч булырга, үз көчеңә ышанырга кирәк. Мөгаллимнәр һәм ата-аналар укучыларны шуңа әзерләргә тиеш.
Гүзәл Зайнакова, Дамир Мөхәммәтханов