Татарстан авылларында яшәүче яшь балалы гаиләләргә өстәмә ярдәм. “Демография” илкүләм проекты буенча бала тудырган яшь аналарга вакытлы пособиеләр түләнә. Гаиләләрнең дәүләт тарафыннан нинди ярдәм алу мөмкинлеге бар? Биектау районындагы яшь гаилә янында хәбәрчебез булып кайтты. 7 айлык тиктормас Ләйсән әти-әнисенә зур ярдәм китергән. Биектау районының Чыпчык авылында яшәүче әнисе Айгөл Кәбирова балага йөкле чакта ук инде, “Демография” илкүләм проекты буенча беренче баланы тудырган өчен пособие бирелүе турында ишеткән.
Айгөл Кәбирова: «Мине социаль яклау бүлегенә чакырып хат килде. Анда пособие алу өчен документлар исемлеге күрсәтелгән иде. Мин барлык тиешле документларны да җыйдым. Июль ае ахырында кызымны таптым. Ә сентябрь башында пособиене кулга да алдым.
Беренче балага илле мең һәм өченче балага йөз мең сум – авылда яшәүче аналарга республика шулкадәр ярдәм күрсәтә. Моннан тыш, ирле-хатынлы Кәбировларга федераль үзәк тә булышкан. Гаиләнең җан башына туры килгән кереме яшәү минимумынан ике тапкырга артып китми, димәк гаиләгә тагын бер айлык түләү каралган.
Айгөл Кәбирова: «Мин декрет ялы вакытында дүрт мең ярым сум алдым, бу бик аз. Шуңа өстәп сигез мең ярым түләделәр. Чөнки бик аз эшләгән идем. Ә бу акчаларныә барысын бергә кушкач, яшәү җиңеләйде.»
Гаилә акчаның бер өлешен җыеп бара. Әти-әниләре белән яшәү рәхәт булса да, үз почмакларын булдырасылары, йорт саласылары килә.
Ирле-хатынлы Кәбировлар пособие акчаларын төзелешкә тотарга ниятли. Әти-әниләре йортыннан ерак түгел генә йорт ка нигез да салганнар инде. Үзләре җыйган акчага 50 мең сумны да өстәп, кирпечләр сатып алганнар. Ә яз көнне йортның стенасын өя башларга җыеналар.
Булат Шакиев, Рәфкат Зыядинов.