Легандар җырчы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Илһам Шакировка быел 85 яшь тулган булыр иде. Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә, аның истәлегенә багышланган концерт узды.
Олуг җырчының туган көне уңаеннан оештырылган концертта Татарстан җырчыларыннан тыш, Үзбәкстан, Кыргызстан, Казахстан, Кырым, Алтай, Башкортстан, Мари Эл, Чувашия һәм Удмуртия вәкилләре дә чыгыш ясады.Җырчы үзенең бөтен иҗаты белән гомер буена татарларны берләштерү, төрки халыкларны бердәм итү фикере белән янып яшәгән шәхес. Шуңа күрә бу концерт та бер сәхнәдә төрки халыкларны берләштерде.