15 февральдә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең 114 еллыгы билгеләп үтелде. Шул уңайдан республикабызда төрле чаралар узды. Милли музейда шагыйрнең легендар «Моабит дәфтәрләре”н тантаналы чыгару чарасы үтте. Муса Җәлилнең Берлинның «Моабит» төрмәсендә иҗат ителгән шигырь кулъязмалары, могҗизалы рәвештә сакланып калган һәм безгә килеп җиткән музей экспонатлары арасында, иң кадерле ядкәр булып тора. Һәм елга бер генә тапкыр – 15 февральдэ – Казан халкы һәм кунакларының уникаль тарихи экспонатны күрү мөмкинлеге булды.
Шулай ук традиция буенча, тантана вакытында Муса Җәлилнең «Җәлил укулары» халыкара әдәби шигырь укучылар конкурсында, җиңүчеләр башкаруында шигырьләр яңгырады.