Яңа ел чыршыларын малларга нәзакәтле һәм витаминлы ризык итеп файдаланырга мөмкин. Казанда кулланылышта булган ылыслы агачларны җыю акциясе узган иде. Нарат, чыршы агачларын ипподромгагы хайваннарга да китереп җиткерделәр.Бер яшьлек Денди кушаматлы атка ылыслы сыйны беренчеләрдән булып биргәннәр. Ул сайлана, нарат исен бик энәп бетерми, ә менә чыршы ботагын яратып чәйнәргә кереште. Ылыслы агачлардан атлар чыршыны бигрәк тә яратып ашый.Ул витаминнарга бай, составында протеин, С витамины, кальций күп. Гадәттә атлар улагына печән, арпа, көрпә салалар, тоз кушалар. Ә ылыслы агач ботагы көндәлек рационга файдалы өстәмә.
Казан ипподромы инструкторы Айсылу Данилов: «Бу атларга өстәмә витамин. Аны бик яратып ашыйлар, чөнки көн саен эләкми. Бу кыш айларында бик кирәкле витамин булып санала.»
Ипподромга 500 килограммнан артык ылыслы агач китергәннәр. Ә барлыгы 4 тонна агач җыелган. Чыршыларны җыю пунктлары гыйнвар ае дәвамында эшләде. 3 тонна агач Биектау районы фермаларына җибәрелгән. Анда кәҗәләрне тукландырганнар. Ә калган агачлар белән Казан ипподромы атлары сыйлана. Дүрт аяклы дусларыбыз аларны бик яратты. Санаулы сәгать эчендә агачларның кәүсәләре генә тырпаеп калды.
Гүзәл Зайнакова, Дамир Мөхәммәтханов.