ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган беренче анимацион ролик тәкъдим ителде. Аны Татарстан Фәннәр Академиясенең тарих институты әзерләгән.
Узган гасырның төп вакыйгалары җиңелчә юмористик стильдә күрсәтелә. Ролик төшерүнең максаты – яшьләрне республикабыз тарихы һәм мәдәнияте белән кызыксындыру. Милли аш-суларга һәм туган телебезгә багышланган роликлар әзерләү дә күздә тотыла. Алар өч айга бер тапкыр күрсәтеләчәк. Видеоязмалар татар телендә дә төшереләчәк.